«Мин моның начарлыгын күрмим» — Әнвәр Нургалиев Сабантуйларга карата фикерен белдерде [видео]

-- Гузель

Күптән түгел Актанышның Меңнәр авылында Сөн буе Сабантуе узды. Монда мәйданга җыелган халык өчен татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Әнвәр Нургалиев чыгыш ясады. Без җырчы белән күрешеп, Сабантуйлар турында әңгәмә корып алдык.

— Әнвәр абый, быелгы Сабантуйлар нинди фикерләр уята Сездә? 

— Быел бу минем икенче генә Сабантуй. Мин әле яңарак Башкортстаннан килдем, анда да беренче Сабантуй, Татарстанда да. Тойгыларым күтәренке. Бик күп халык җыелган, уңай энергетикасы күренеп тора. Шуңа күрә, күңелләрем тула.

—   Сабантуйга җырчылар чакырып, халык җыюны дөрес дип саныйсызмы? Сезне күбрәк кайларга чакыралар?

— Замана икенче хәзер, кешене Сабантуйга җыяр өчен концертсыз булмый. Мин моның начарлыгын күрмим. Быел мине күбрәк Татарстан чакыра. Башкортстанда минем ике генә Сабантуй. Сездә, Татарстанда, бик күп.

—  Әнвәр абый, Сезнең белән аралашканны күреп, халык концерт карамый, икенче мәйдан ясап, Сезнең янга җыела, Сез мондый игътибарны ничек кабул итәсез?

— Яраталар, мин бәхетлемен, сүз дә юк. Мин моңа бик озак килдем. Беркайчан да мин үземне йолдыз дип чутламыйм. Мин алар кебек үк гади кеше, авыл баласы.

Бәйле