Илсөя Бәдретдинова турында: “Бер дә тавышы чыкмады әле, ашарга да сорамый!”

-- irina

Илсөя Бәдретдинова, башка җырчылар кебек үк, инстаграмда һәм вконтакте челтәрендәге рәсми төркемендә үзе чыгыш ясаган Сабантуйлардан видеоязмалар урнаштыра.

Кукмара районы Олыяз Сабан туенда төшерелгән бер видеоязмада аның чүлмәк вату уенында катнашуын күреп була. Анда шулай ук алып баручының Илсөя хакында әйтелгән фикерен дә ишетергә мөмкин. “Илсөя Бәдретдинованы “зерә” усал дигәннәр иде, бер дә усал түгел икән. Шундый шәп кеше икән. Бер дә тавышы чыкмады әле килгәннән бирле, ашарга да сорамый! Бик усалдыр инде, ничек алып барырбыз дип, куркып торган идек. Молодец! – ди ул җырчы турында.

Фото: https://www.instagram.com/

 

Бәйле