Трубканы әни алды. Ул ике генә сүз әйтте: «Әй, Аллам!»

-- Alina

Картлык… Авыр да икән ул гомер көзендә ялгыз калу. Яныңда беркем юк, берсе дә ярдәм итә алмый. Дару төймәсен йотып җибәрер өчен, стакан белән су бирүче дә юк, ичмасам! Карт кеше бит ул бала сыман: аңа ярдәм, булышу кирәк. Аңа чиләк белән су күтәрергә, мич алдына бер кочак утын алып керергә яки кыш көне кар көрәргә бик авыр. Әйе, хәзерге заманда һәр өйгә ут, су һәм газ кертелгән. Ләкин кайбер авылларда карт кешеләр һаман мич белән җылынган өйдә яши, чишмәдән алып кайткан су белән чәй эчә.

Безнең урамда да шундый ялгыз әби яши. Балалары юк, ә туганнары читтә. Бертуган апасы биш ел элек үлеп китте. Бу әби шулай берүзе яшәп ята. Әбинең өенә су һәм газ кертелмәү сәбәпле, аңа су белән утын ташырга кирәк иде. Әлбәттә инде, аның караучысы да бар, тирә-күршеләре дә булышып тора, ләкин аңа барыбер авыр инде. Сөйләшергә, киңәшләшергә дә кирәк. Ул гел калын киенеп йөри. Хәтта җәй көне дә өстенә дүрт-биш кат кием кия, башына да ике яулык бәйли иде. Без аннан: «Әби, сиңа ничек эссе түгел?» – дип көлә идек. Ул безгә «Әй, бәбкәм, минем радикулитым авырта бит, салкын ярамас дип киенәм», – ди торган иде.

Карасу битле, уртача буйлы әби ул. Без, бала-чага, җәй айларында бигрәк тә, аның йортындагы чирәмдә уйнарга ярата идек. Өй каршында чия, миләш, кура җиләге, шомырт үсеп утыра. Шул кура җиләген ашарга дип, әбидән сорамыйча гына бакчасына кереп сыйланып чыга идек. Чиясе дә күп була иде, ләкин ахыргы елларда җимеш бирмәде. «Туңгандыр инде, бу елны кыш бик салкын булды», – диде әби. Ә инде яз айларында, чирәм төсле яшел капкадан килеп керүгә, чәчәкләр белән капланган шомырт ботаклары, коймадан салынып хуш исләр тарата иде. Әби: «Тия күрмәгез агачка, чәчәк атып утыра торган чагы. Җәйгә үзегезне җимешләре белән сыйлар», – дип кисәтә. Безгә инде зыян гына итәргә булсын! Анда уйнарга кергәч: «Бәла-каза чыгара күрмәгез тагын!» – дип, безнең янда утыра әби. Әлбәттә, уйнап туйгач, без әбигә су яки утын кертеп калдыра идек. Ул безне кәнфит белән сыйлый һәм рәхмәт әйтә. Менә шулай авыр булса да, әкрен генә яшәп ята иде әле күрше әби. Ләкин бер көн эчендә барысы да үзгәрде…

Көзнең беренче ае үтеп бара иде. Бакча эшләре әкрен генә бетеп килә. Кайбер бакчалар бөтенләй кап-кара калган инде. Мин мәктәптән иртәрәк кайттым. Ул көнне, укытучы апа авыру сәбәпле, безгә ике дәрес булмады. Кайтып, өй эшләрен әзерли генә башлаган идем, телефон шалтырады. Трубканы әни алды. Ул ике генә сүз әйтте: «Әй, Аллам!»

Трубканы кую белән, әни: «Күрше әбинең өе яна!» – дип чыгып йөгерде. Без, өйдәгеләр дә, йөгерешеп чыктык. Мин дә әти артыннан ашыктым. Әбинең өенә карап әле бөтенләй яна дип булмый иде, ләкин тәрәзәләреннән ап-ак төтен күренеп тора. Әбине инде урамга чыгарганнар. Әти һәм берничә абый чиләкләр белән утка каршы барып карады, ләкин ут өскә менә башлагач: «Чиләк белән генә булмый инде», – диделәр. Әни дә, күршеләр дә райондагы ут сүндерүчеләргә шалтыраткан, ләкин алардан алдарак авылдагы үт сүндерү машинасы килеп туктады. Бер-ике егет, шул арада, кызу-кызу утка ташланды. Веранда түбәсенә менеп, утны сүндерә башладылар. Ләкин шланг тишек булып чыкты. Аны ничек булса да каплап, авыл халкы егетләргә булыша башлады. Менә бер мәлне ут сүндерүче егет таеп китте. Барысы да тын калды: «Егеткә бер-бер хәл булмадымы?» Ул тагын торып басып эшен дәвам итте. Ут күршедәге сарайга капмасын өчен, чиләкләп суны сарайга сибеп тордылар. Әби, мескенем, капка төбендә утырды. Аңа чәй дә алып чыгып эчерделәр. Менә районнан ут сүндерү машинасы килде, алар инде үз эшләрен җиренә җиткереп башкарды. Бер сәгать дигәндә, утны сүндерделәр. Аллага шөкер! Барысы да тарала башлагач, әбине сул якта торучы күршесенә алып керделәр. Әйткәнемчә, балалары да, якын туганнары да булмау сәбәпле, аны караучысы кунарга үзенә алып китте.

Төнлә ут тагын кабынып киткән. Өй бөтенләй янып беткән. «Төне буе машина гөрелтесе ишетелеп торды», – диде әни. «Әгәр төнлә янмаса, авыл кешеләре белән төзәтеп куйган булыр идек әле!» – дип сөйләде авыл халкы. Көндез янганы алай ук каты түгел иде кебек. Төнлә янганыннан соң инде кап-кара бүрәнәләр генә калды…

Күрше әбине икенче көнне район хастаханәсенә илткәннәр. Анда картларны карый торган бер бүлек бар…

Әби урыс телен белми һәм хастаханәдә дә ул бөтенесе белән татарча сөйләшә диләр… Мескенкәем… Ерактагы туганнары кайтып, әбине үзенә алып китсә генә инде. Кемгә кирәк булсын соң карт кеше… Әбинең дә озак гомере калмагандыр. Йортны да инде берсе дә төзәтеп тормас… Әби йорты берсенә дә кирәкмәгән кебек, әби үзе дә беркемгә дә кирәкми иде инде.

 

 

Эх, язмыш, язмыш?!
Лилия ГАЛИУЛЛИНА.
Самара өлкәсе, Шентала районы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий