«Мирхәт белән киләбез дә…»: Илшат Яппаров «Татлы тел» тапшыруының серләрен ача

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина// Алинә Бариева//

Илшат Яппаров татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы гына түгел, оста алып баручы да. Ул бәйрәмнәрдән тыш, «Туган тел» каналында «Татлы тел» тапшыруын алып бара. Без җырчы белән бу темага әңгәмә корырга булдык, ризык пешерүгә кагылган сорауларыбызны бирдек. 

– Илшат, еш ашарга пешерергә туры киләме? Нинди ризыклар күбрәк әзерлисез?

– Вакыт булганда ашарга пешергә яратам мин. Көн дә пешерәм дип әйтәмим, әмма атнасына ике, өч тапкыр әзерлим. Кайбер вакытта кызым Алсуны алам да, аның белән икәүләп кайнашабыз. Төрле ризыклар пешерәбез. Иртән омлет, боткалар. Төшке ашка ризык әзерләмим, чөнки кафеларда тукланырга туры килә, ә кичә һәрчак иттән «вторые блюда» пешерәм.

– «Коронное блюдо»гыз нинди?

– “Коронное блюдо” — шашлык. Мин шашлыкны төрлечә мариновать итәм. Үземнең бер ысул бар һәм иң тәмлесе менә шул. Шулай ук “коронное блюдо” минем хашлама. Бик яхшы килеп чыга.

– Шашлык мариновать итүнең серен безгә дә әйтәсезме?

– Шашлыкны мин менә болайрак мариновать итәм: башта ит алам (төрле ит булырга мөмкин), үземә кирәк булган зурлыкта турыйм, күп итеп суганны түгәрәкләп кисәм. Аннары кәстрүл төбенә шул суганны сыгып салам, аның өстенә ит һәм тагын суган салам. Шул суганда ит 1 тәүлек торырга тиеш. Аннары учак ягып, итне генә шампурларга тезәм, шул ит өстенә тоз, борыч һәм тәмләткечләр сибәм. Әмма мин алар белән артык мавыкмыйм, чөнки суганның бөтен тәмле тәме иткә кергән була.

– Илшат, «Татлы тел» тапшыруын ничек алып бара башладыгыз? Аңа ничек әзерләнәсез?

– «Туган тел»нең директоры Азат Вахитов инстаграмда пешергәннәрне күргән дә, мине һәм Мирхәт Гайсинны чакырып алды. Шулай икәү программаны алып бара башладык. Азат Вахитов әйткәнче, миңа бу фикерне Лилиана Илназарова да җиткергән иде.

Без ул тапшыруга әзерләнеп тормыйбыз. Мирхәт белән киләбез дә, шунда кунак белән танышабыз һәм шунда ук импровизация башлана. Алдан сценарий язып торган юк.

– Гастрольләрдә ризыклар әзерлисезме? Кафеларда ашыйсызмы? Ашау ягын кем кайгырта?

– Гастрольләрдә йөргәндә ризыклар әзерләргә туры килә. Кайсыбер чакта атналарга чыгып китәбез, вакыт булганда анда торбалар пешерәбез, шул ук шашлык та булгалый. Вакыт булмаганда кафеларда гына ашыйбыз. Күмәкләп кайгыртабыз. Бергәләшеп сөйләшеп, килешеп, берәрнәрсә пешереп ашыйбыз. Команда белән эшлибез. Бердәмлектә көч.

– Камыр ризыкларын да әзерли беләсезме?

– Камыр ризыкларын әзерли белмим. Беркайчан да әзерләгәнем юк. Аларны минем әнием бик тәмле пешерә. Аннан да тәмлерәк пешерүчене белмим.

 

Бәйле