Винарис Ильегет: «Әтәч куганнарын күзәттем, үземне дә арбага салып йөрттеләр…»

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Соңгы арада Ләйсән Мәхмүтова белән иҗади тандемда уңышлы гына эшләп килүче җырчы Винарис Ильегеткә мөрәҗәгать итеп, Сабантуйлар турында әңгәмә кордык. Ул безгә кайсы районнарда булган, нинди уеннар караган, үзе булган Сабантуйларның охшашлыгы һәм аермасы нидә икәнлеген сөйләде. 

— Винарис, кайсы Сабантуйларда булырга өлгердегез әле?

— Без Минзәлә, Арча районнарында, Башкортстанда, Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә булдык. Планда Самара, Пермь крае.

— Ничек уйлыйсыз, халык Сабантуйга күбрәк концерт карарга йөриме, әллә ярышлармы? Үзегез кайсы ярышларны яратасыз?

— Сабантуйга җыелу — үзе бер традиция.  Халык ярышларны да, шул исәптән, артистларны да карарга җыела, Минемчә, артистлар Сабантуйга кушымта гына.

Сабантуйда традицион уеннар бик күп. Чүлмәк вату, капчык сугышы кебекләр. Быел әтәч куганннарын күзәттем, үземне дә арбага салып йөрттеләр. Минем өчен бу бик кызыклы булды. Ат чабышлары бик ошады. Мин бу бәйрәмне бик яратам.

— Сез булган Сабантуйларның аермасы һәм охшашлыгы бармы? Алар кайда чагыла?

— Аермасы һәм охшашлыгы бар, әлбәттә. Мәсәлән, Минзәләнең зур булмаган Әтрәкле авылында югары дәрәҗәдә бәйрәм оештырылышы мине гаҗәпләндерде. Артислар да күп иде, уеннар да югары дәрәҗәдә үтте.  Бик яхшы каршы алдылар, бик күп фотоларга төштеләр. Монда атлар урынына машиналар узышты.

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә Сабантуйның татар традицияләре, чәчү эшләре турында музыкаль өлеш белән башлануы ошады.

Иң мөһиме — бу бәйрәмнәрдә халык бердәмләшә, күмәкләшеп ял итә, күңел ача.

Бәйле