Җырчы Марсилия акча уйната. Кагыйдәсе бик гади…

-- Гузель

//Tatar today//

Марсилия үзенең Инстаграм аккаунтында язылучылары арасында акча уйнатырга булган. Акча оту өчен кагыйдәләре дә бик гади, җырчыга кызыклы (яки үзенчәлекле, гадәти булмаган) сорау язарга кирәк. Җиңүчеләр өчәү булачак. 

1 урынга — 1500 сум
2 урынга -1000 сум
3 урынга — 500 сум

Тагын берничә шартны үтәү мөһим:
✅ Марсилиянең Инстаграмына язылган (подписчик) булырга;
✅ Конкурс үткәрелгән һәм алдагы 2 постка лайк куярга;
✅ Постка скрин ясап, үзегезнең сториска уранаштырып, җырчыны билгеләргә.

Шунысын да әйтергә кирәк, сораулар саны чикләнмәгән. Нәтиҗәләр 21 июнь көнне билгеле булачак.
Әлеге конкурс шушы фото астында үтә. 

Бәйле