Ләйлә Дәүләтова: “Алар үз тормышларын шулкадәр башкаларга кызыклы, дип уйлый микән?”

-- Alfia

// Tatar today //

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграм битендә язылучыларына үзе белән булган хәлне сөйли.

Ләйлә Дәүләтова, телефонын төзәтергә бирү сәбәпле, 2 атна инстаграмсыз яшәгән. “Шаккаткыч хәл!” – ди Ләйлә гаҗәпләнеп.

Бу вакыт аралыгында тормышының үзгәреш кичерүен әйтә ул: “Вакытында йокларга ятабыз, бәби белән рәхәтләнеп уйныйбыз. Әллә нинди тәмле әйберләр пешерәм. Бөтен өйне “от и до” җыештырып бетердем!” Ләкин телефонын кире кайтарып бирү белән, шагыйрә янәдән эллеккечә яши башлый: «Җай чыгуга, кул телефонга үрелә!»

“Языгыз әле, ник кирәк ул кемнең кая барганын, нишләгәнен, нәрсә ашаганын, нәрсә алганын күзәтеп утыру? Шулай ук ник куеп барганнарын да аңламыйм. Алар үз тормышларын шулкадәр башкаларга кызыклы, дип уйлыйлар микән? Бу ялларда кулыгызга телефон алмыйча яшәп карагыз әле, инстадусларым! Шундый рәхәт!” – дип яза Ләйлә Дәүләтова үзенең уй-фикерләре белән уртаклашып.

 

Фото tatar-inform.ru сайтыннан, мәгълүмат Ләйлә Дәүләтованың инстаграм битеннән

Бәйле