Бар да бик җитди: җырчы Айдар кызлар эзли [видео]

-- Гузель

//Tatar today//

Җырчы Айдар (Айдар Рәкыйпов) Инстаграмында клипта төшү өчен кызлар эзләве турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, «Бәхетемне килә табасым» җырына төшереләчәк клип өчен 19-30 яшьтәге, буе якынча 165-190 сантиметр булган, камера каршында үзләрен иркен тоткан кызлар чакырыла.

Әлеге клипка съемкалар 18-19 июньдә Казаннан ерак булмаган бер авылда үтәчәк. Катнашу өчен монда басып, Айдарның үзенә язарга була.

Исегезгә төшерәбез, әлеге җыр моңа кадәр татар телендә сөйләүче радиолардан гына ишетелсә, күп санлы сораулар буенча, шушы көннәрдә ул интернет челтәрләрендә дә чыкты һәм күпләрнең яраткан җырына әйләнергә өлгерде.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий