// Tatar today //
Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Пицца” төркеменнән Сергей Приказчиковны, “Аргымак” төркеме солисты Ринат Рамазановны һәм Алсуны бүләкләү турындагы указга кул куйды. Сергей Приказчиков, Ринат Рамазанов – “Башкортстан республикасының атказанган артисты”, Алсу “Башкортстан республикасының халык артисты” исемнәренәренә лаек булдылар. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Мәгълүмат tatnews.tatar инстаграм битеннән
–
–