Җырчы Алия Исрафилова: “Артык уйлана башласам, йөрәкләрне кысып, моң баса”

-- Alfia

// Tatar today //

Җырчы Алия Исрафилова үзенең инстаграм битендә авыл һәм әбисе белән бәйле хис-кичерешләрен сөйли.

“Әби бик картайды. Инде берничә ел безнең белән Казанда яши. Бик кәдерләп кенә тотабыз әбиебезне. Җәй җитеп, авылдагы йортына кайтып килү — аның өчен бик зур куаныч. Әни ел саен оныклар белән бер-ике атна авылда торып килә. Быел да әбиләрне һәм бәбиләрне җыеп кайтып киттек. Авыл йортында бер кем дә яшәми инде. Ел буе тычканнар хуҗа булып тора. Бер көн эчендә аны җыеп, юып кеше торыр рәтле итеп куярга кирәк иде. Их, калыр идем үзем дә, шул бала чагым үткән йортта! Тик, иртәгә эшкә барасы булгач, кичектереп торырга туры килә.

Капка төбендә машиналарны күреп, Зөбәйдә кайткан ахрысы, дип әби белән күрешеп хәл-әхвәл белешергә  күрше күлән керә башлады. Керүчеләр күп түгел инде хәзер. Иң беренче Равия яшь әби килеп керә иде — ул исән түгел инде. Аннары, Яңа тау яшь әби килә иде. Ул да бик карт инде. Ерак араларга чыга алмый. Безнең әби өчен, әйтик, капка төбенә хәтле чыкса да, бик әйбәт. Исән түгел шул хәзер әбинең яшьтәшләре, аралашып йөргән дуслары, туганнары. Телефон янында яткан блокноттагы озын исемлектән ничәсе генә исәндер. Алары да я күзе күрми, я колагы ишетми, я хәтере киткән. Картлык галәмәте инде, бер сүз белән. Кайчандыр гөрләп торган нигез иде бу. Хәзер менә, алабута баскан. Кызганыч та. Артык уйлана башласам, йөрәкләрне кысып, моң баса. Уйланып торырга артык вакыт та юк иде.

Тиз генә өйләрне җыйдык та, кайтып киттек Казаныбызга. Авылда кояшлы, рәхәт иде. Казан яңгыр белән каршы алды. Яңгыр вакытында йомшак булочка белән кайнар кофе эчәргә яратам мин. Тормыш шундый үзгәрүчән, һәм ул дәвам итә…” – дип яза җырчы.

 

Фото һәм мәгълүмат Алия Исрафилованың инстаграм битеннән

 

Бәйле