// Tatar today //
Азат Абитов инстаграм битендә кызыклы видео урнаштырган. Анда аның Гөлсирин Абдуллина белән туңдырма ашап торуларын күрергә мөмкин. “Матурым, шушы матур көндә син минем туңдырмамны кабул итеп аласыңмы?” – ди Азат. “Кабул итеп алам, ә син минекен аласыңмы?” – дип җавап бирә Гөлсирин. Шулай алар бер-берсен туңдырма белән сыйлыйлар. Азат Абитов үз исемен әйтеп, туңдырманы ташлама белән алырга булганлыгын да хәбәр итә язылучыларына. Җырчылар шулай итеп бер-берсенә мәхәббәт аңлатамы яисә туңдырманы рекламалыймы? Бу сорау ачык кала.
Мәгълүмат Азат Абитовның инстаграм битеннән
–
–