// Tatar today //
Казанда, Константиновка поселогында, көчле янгын вакытында йорт янып бетә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Овощник-3” бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турындагы сүз коткаручыларга 14:18 сәгатьтә килеп ирешә. Ут бакчалы йортны һәм мунчаны камап ала. Янгынның мәйданы 30 квадрат метрны тәшкил итә.
Янгын вакытында утның күршедәге йортларга таралу куркынычы туа, әмма янгын сүндерүчеләр моны булдырмый кала. Янгын сүндерүдә дүрт техника һәм 20 кеше катнаша.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
https://www.instagram.com/p/By2byRShc9N/?utm_source=ig_web_copy_link
Мәгълүмат business-gazeta.ru