Владимир Путин машина йөтүчеләргә кагылган яңа законга кул куя

-- irina

//Tatar Today// Ләлә Маннанова тәрҗемәсе//

Русия Президенты Владимир Путин исерек шофер гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләр һәлак булган өчен җинаять җаваплылыгын катгыйландыручы законга кул куйды. Инициатива «юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү» (РФ ҖК 264) статьясына үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Закон нигезендә, әгәр йөртүче гаебе белән зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян килгән булса, гаепле кешегә 3 елдан алып 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный (элек  4 ел тәшкил иткән иде).

Әгәр «исерек» юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән икән, машина йөртүче 5 тән 12 елга кадәр ( элек 2 дән 7 елга кадәр иде) ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Һәлакәт ике һәм аннан да күбрәк кешенең гомерен өзгән очракта, машина йөртүче өчен төрмә срогы 8-15 ел тәшкил итәчәк (элек 4-9 ел иде).

Автомобиль йөртүчеләр өчен генә түгел, ә җәмәгать, тимер юл, һава,  су транспорты белән идарә итүчеләр өчен дә җәза катгыйланды, дип яза «Известия» .

Элегрәк, июнь аенда Русия Эчке эшләр министрлыгы машина йөртүче организмында алкоголь, наркотик яки психотроп матдәләр булу билгеләре исемлеген киңәйтергә тәкъдим итүе турында хәбәр ителгән иде.

Фото: Известия/Павел Бедняков
Мәгълүмат  Известия сайтыннан алынды

Бәйле