Июль аена ҺАВА ТОРЫШЫ билгеле булды

-- irina
Июль аенда һава температурасы нормадан югарырак булыр дип фаразлана. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. 
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, июнь аенда һава температурасы нормадан артмаячак. Әмма айның икенче яртысында температура 30 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Июльдә исә һава температурасы нормадан 2,5 градуска югарырак булачак. Бигрәк тә июльнең беренче яртысында һава температурасы күтәрелер дип фаразлана.
«Билгеле инде, тулы бер айга һава торышын фаразлау мөмкин түгел. Монда астрономик күрсәткечләр файдаланып эшләнелгән. Көннәргә килгәндә, 3, 5, күп дигәндә 10 көнгә фараз кылып була. Зур вакыт аралыгына исә һава торышы нормадан югары яисә түбән булуын гына фаразларга мөмкин», — ди белгеч.
Явым-төшемгә килгәндә, алар быел азрак булды. Юрий Переведенцев та әлегә явым-төшемнәр күләме нормага тулмавын билгеләп үтте.
«Әмма җәен яңгырлар тигез бүленми. Бер урында яңгыр явып узарга һәм нормадан артып китәргә мөмкин. Икенче урында исә яумый», — диде Юрий Переведенцев.
Фото: ТИ
Мәгълүмат  Татар-информ сайтыннан алынды

Бәйле