Казанның Кремль дамбасы буйлап ярымшәрә килеш машина түбәсендә хәрәкәт иткән блогер билгеле [видео]

-- Alfia

// Tatar today //

Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре Red Bull Air Race авиаузышлары вакытында Кремль дамбасы буйлап эчке киемнән генә машина түбәсендә хәрәкәт иткән  блогерның шәхесен ачыкладылар. Кызыл Audiда йөргән  блогерны һәм шоферны  социаль челтәрләрдә тапканнар.

Хокук бозучылар  25 яшьлек казанлылар булып чыкты. Яшьләрне тоткарлаганнар һәм полициягә озатканнар, анда алар белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр, дип хәбәр итә дәүләт автоинспекциясенең шәһәр  матбугат хезмәте. Икесе дә гаепне тулысынча таныган.

Нәтиҗәдә,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, транспорт чарасы пассажирына 500 сум штраф салынды. Машина йөртүчегә кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозган, номерын яшергән, машина йөртү таныклыгыннан башка йөргән, автобус юлыннан хәрәкәт иткән һәм телефон белән файдаланган өчен, 9,5 мең сум штраф һәм 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Моннан тыш, икесе дә вак хулиганлык өчен, 15 тәүлеккә кулга алынырга мөмкиннәр.

https://www.instagram.com/p/Byw7tfgHH5a/?utm_source=ig_web_copy_link

 

Мәгълүмат business-gazeta.ru сайтыннан, фото tk__tikey инстаграм битеннән

Бәйле