Татарстанда ислам динендәге «Фәйзрахманчы»ларны төрмәгә утырталар

-- Alfia

// Tatar today //

Татарстанда «Фәйзрахманчылар» дип аталган дини төркемнең биш әгъзасы экстремистик төркем оештыруда гаепле дип табылды һәм җәмгысе 28,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

«Фәйзрахманчылар» дип аталган Русиядә экстремистик дип тыелган дини төркемнең биш вәкиленә хөкем карарлары чыкты. 52 яшьлек Гомәр Ганиев, 41 яшьлек Рөстәм Галиев, 61 яшьлек Мөдәрис Ибраһимов, 58 яшьлек Тәлгать Гыйззәтуллин һәм 58 яшьлек Галимҗан Хаҗетдиновны экстремистик дини төркем оештыруда, аңа кешеләр җәлеп итүдә һәм тыелган төркемне финанслау өчен акча җыюда гаепле дип табылды.

Татарстанның тикшерү комитеты мәгълүматынча, «сектага нигез салучы Фәйзрахман Саттаров вафат булганнан соң 2015-2018 елларда аны җитәкләүне Гомәр Ганиев дәвам итә, үзенә рухи лидер — Әмир ролен ала». Калган дүртесе шул төркемгә кергән диелә.

Тикшерү комитеты хәбәрендә язылганча, Ганиев «башка әгъзаларга күрсәтмәләр биргән, дини темаларга сөйләшүләр алып барып, яңа затларны төркемгә иярткән, төркемнең яңа әгъзаларыннан ант кабул иткән һәм шулай ук кертем буларак 1,5 мең сум алган».

Гомәр Ганиевны мәхкәмә җиде елга ирегеннән мәхрүм иткән. Калган дүртесе биштән алып алты елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән. Аларның барысы да гомум тәртипле колониягә җибәрелергә тиеш.

Гомәр Ганиев 2017 елда Азатлыкка интервью биргән иде. Ул вакытта ук Ганиев «җәмәгатьчелек юк, барыбызны да тараттылар, кем кайда яши, шунда көн күрә», дип сөйләде. Ул шулай ук соңгы вакытларда прокуратура да борчымый дип белдергән иде.

 

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгы сайтыннан

 

Бәйле