Уенчык машинада исерек килеш…

-- irina

Дөньяда нинди генә хәлләр булмый, кызык та, кызганыч та хәл АКШның Көньяк Каролина шәһәрендә була.  Монда яшәүчеләр юлда сәер хәлгә тап булалар һәм кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәләр.

Тиешле урынга килеп җиткән тәртип сакчылары да аптырап кала: ни көләргә, ни еларга белмиләр, дигәндәй.  Чөнки алар 25 яшьлек Механ Холманның уенчык машинада юлдан китеп баруын күрә. Ачыклануынча, кыз исерек була. Әмма уенчык машина транспорт чарасы дип саналмаганлыктан, бу очракта штраф каралмаган. Әмма шулай да кызны штрафка тарттыралар — җәмәгатьчелек урынында исерек килеш йөргәне өчен.

Фото: belkanews
Чыганак: Belkanews

Бәйле