«Тамагыгызга тыгылмасын, чәйнәп йотыгыз» — Вадим Захаров Зөфәр Хәйретдиновка нигә 30 мең сум акча түләгән?

-- Alfia

// Tatar today //

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров үзенең инстаграм битендә Россия авторлар җәмгыятенең Татарстандагы директоры Зөфәр Хәйретдинов белән авторлык хокуклары буенча килеп чыккан аңлашылмаучанлык турында сөйли.

— Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа 30 мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы? дигән сораулар белән инстаграмым тулды, — дип сүзен башлый Вадим Захаров. — Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февралендә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан Россия авторлар җәмгыятенә барып, килешү төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Үзең бармасаң, агентлар үзләре килә, дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп, концертны видеоязмага төшергәннәр (анысына хокуклары бармы, юкмы әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый миңа шалтыратты, килешү төзелмәгән җырларың бар, 30 меңеңне түлә, алайса 140 мең булып судка китә диде. Бу сумма кайдан килгән дисәм, концертта мин бик тә хөрмәт иткән Рөстәм Зәкуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сайфуллин җырлары җырланган икән. Шуннан соң исән авторлардан гариза җыеп чыктым, чөнки акчаның 5 процентын Россия авторлар җәмгыятенә күчергәч, акчаның күпмеседер алар аркылы авторларга кайтырга тиеш. Бәйләнергә сәбәп тә калдмады кебек, гаризалар кулда. Бераздан инде Хәния апа белән Ганс абыйның җырларына бәйләнә башладылар. Имеш, сорамыйча мин аларның җырларын башкарганмын. Ә кемнән сорарга? Авторлар гүр иясе бит. Барыбер 30 мең сум күләмендә штрафны «чәпеделәр».

Вадим Захаров җыр авторлары, башкаручылары исән булганда, үзе дә башка кеше җырын рөхсәтсез җырлауга каршы. Җырчыны «башкаручылары һәм авторлары вафат булган җырлар өчен, Россия авторлар җәмгыятенең акча җыярга ни хакы бар, ул акчалар кая китә, җыр иясе белән үләргә тиешме», дигән сораулар борчуга сала.

Әлеге язмага Вадим Захаровның язылучылары да битараф калмый, әлбәттә. Алар арасында татар дөньясында үз исемнәрен булдырып өлгергән шәхесләр дә бар.

Вадим инстаграм битенә урнаштырган скриннан күренгәнчә, Вадим Захаровның «балаларның туган көненә дип торган акча иде бу, тамагыгызга тыгылмасын, чәйнәп йотыгыз», дигән сүзләренә Зөфәр Хәйретдинов «Вадим, үзең әзрәк ашарсың. Икенче юлы акыллырак булырсың. Рәхмәт әйт, 140 мең түгел», дип җавап кайтарган.

 

Мәгълүмат Вадим Захаровның инстаграм битеннән

Бәйле