«Бәяләр арта, кешеләр үлә, кредитларда баттык» — Әгерҗедән Путинга халыкның реаль тормышы турында язганнар

-- Alina

// Tatar Today //

20 июнь Россия президенты белән турыдан-туры элемтә булып үтте. Владимир Путинга сораулар бирүчеләр шактый иде. Кемне нәрсә борчый. Әгерҗедән Алсу Мулләхмәтова да үзенең сүзен әйтергә теләп, Вконтакте социаль челтәрендәге битендә дәүләт башлыгына мөрәҗәгатен язган.

“Исәнмесез, хөрмәтле Владимир Владимирович!

Сезгә төрле социаль челтәрләр аша да мөрәҗәгать итергә мөмкин дип беләм. Мин дә сезгә язарга булдым. Бәлки халыкның тавышы Кремльның бөек стеналары аша сезгә үтеп керә алмыйдыр, бәлки безнең теләкләр сезгә барып җитүгә төрлечә комаучаулыйлардыр да. Бүгенге көндә социаль челтәрләрнең көче зур, шуңа күрә сез мине ишетерсез дип өметләнәм.

Миңа 35 яшь. Мин кечкенә генә шәһәрдә яшим. Минем әйтәсе сүзләрем, теләкләрем дә Россиядә яшәүчеләрнең күбесенеке шикелле үк. Владимир Владимирович, зинһар, ишетегез халыкны!

Кешеләр зыянлы матдәләргә бай ризык ашап үлә, көндәлек ашау рационыбызда гел углеводлар диярлек. Кибетләрдә азык-төлек бәясе узган ел белән чагыштырганда 2-3 тапкырга артты. Ризык киштәләре химия белән тулы. Мондый бәяләр белән җиләк-җимеш, яшелчәләр тиздән кызыл уылдык кебек торачак, бәйрәмнәрдә генә ашый торган деликатеска әйләнәчәк…. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә азык-төлекне арзанрак бәягә тәэмин итүчедән алалар, сыйфатына карап тору юк.

Меңләгән кешеләр яшьли онкология һәм инсульт нәтиҗәсендә үлеп китәләр. Яңгырдан соң үскән гөмбәләр сыман аптекалар саны арта, тик авырулар саны кимеми.

Кешеләр кредитларда “баттылар”. 7 ел элек минем дә бизнесым бар иде, кызганычка каршы, 2014 елдагы кризис аркасында үз эшемне туктатырга мәҗбүр булдым. Әмма күп санлы бурычларым бүген дә тыныч йокларга ирек бирми.

Эш хакы кимеде, шуңа да карамастан, кешеләр эш урыннарын үзгәртә алмый. Чөнки башка эш юк, ипотека да түләргә кирәк. Күпчелек түзеп яшәргә мәҗбүр.

Халыкның чит илгә түгел, үзебезнең көнъякка да барырга мөмкинлеге юк. Үз гомеремдә мин 2 тапкыр диңгездә булдым. Беренче тапкыр балаларым белән бер атна ял итергә бер ел буе акча җыйдым, ә икенче тапкыр эш белән ике көнгә бардым…

Тагын бер куркыныч факт: безнең дәүләт ата — аналары ташлап калдырган балаларны ярата, бу җавапсызлыкны хуплау дигән сүз. Ата — аналары ташлаган балаларны дәүләт үз тәрбиясенә ала. Кайбер кешеләр балалар йортыннан 5-6 баланы тәрбиягә ала, билгеле инде, күпчелекнең чын сәбәбе нидән гыйбәрәт. Аларның балачаклары бәхетсез булса да, киләчәкләре тотрыклы. Аларны чиратсыз балалар бакчаларына алалар, мәктәпкә керергәндә ярдәм итәләр, югары уку йортларына бәйгесез кабул итәләр. Баланың яхшы киләчәге булсын өчен аны хәзерге көндә ташлап китәргә кирәкме? Бу бит абсурд!

Сез статистикага карамагыз! Ул саннар реаль чынбарлыктан ерак!”

Алсу Мулләхмәтованың хаты киң таралды, аның сүзләре белән килешүчеләр күп. Алсу ханым үзен ишетүләренә ышана.

 

Мәгълүмат Алсу Мулләхмәтованың Вконтакте битеннән

Бәйле