// Tatar Today //
20 июнь Салават Миңнеханов үзенең инстаграм битендә «Ай-ай-ай» җырына төшерелгән клибыннан өзек кертте. Бу клипта төшкән Язкәр бабай бүген вафат булган.
“Барыбыз өчен дә үрнәк булган, хөрмәт иткән, яраткан клип героебыз Язкәр бабай бүген арабыздан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын. Аеруча да безнең гаилә өчен мәңгегә истә каласың. Барысы өчен дә рәхмәт” дип, яза җырчы.
Мәгълүмат Салават Миңниханов Инстаграм битеннән