Грузиядә халык күтәрелеше, меңләгән халык урамга чыга [видео]

-- irina

Протест белдерүчеләр берничә түрәнең вазифадан китүен таләп итә.

20 июнь кичендә Тбилисида оппозициянең протест чаралары башланды. Протест белдерүчеләр парламент рәисе Ираклий Кобахидзе, Эчке эшләр министры Георгий Гахарий һәм Дәүләт иминлеге хезмәте башлыгы Вахтанг Гомелаурины вазифадан китүен таләп итә.

Протест белдерүчеләр таләп үтәүгә бер сәгать вакыт биргән. Бу вакыт узгач урам чарасында катнашучыларның бер өлеше Грузия парламенты бинасына бәреп кергән, дип хәбәр итә «Грузия Online». Полиция көч кулланып аларны парламенттан кысрыклап чыгарырга тырыша. Полиция махсус чаралар кулланмый дип хәбәр ителә.

Медиа чаралары хәбәр итүенчә, парламент бинасына йөзгә якын кеше бәреп кергән. Анда Эчке эшләр министры Георгий Гахарий килгән, ул әлеге хәлне «дәүләт институцияләрен яулап алу» дип атаган.

Медуза язуынча, протест чаралары Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып чыгыш ясаудан соң башланган.

Чыганак: Чит ил агентлыгы

Бәйле