Синоптиклар уздырган тикшерү нәтиҗәләре әллә ни куандырырлык түгел. Алар климатның глобаль җылынуын хәбәр итә. Белгечләр әйтүенчә, температура ел саен якынча бер градуска күтәрелеп бара икән.
– Бу бик күп, – ди КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. – Ул нәрсәне аңлата соң? Температура югарырак күтәрелгән саен, Арктика безгә якыная, ә җылы төньякка китә. Ә бу, үз чиратында, табигый бәла-казаларны арттыра. Галим сүзләренә караганда, глобаль җылыну 1970 нче елларда башланган. “Аның төп сәбәбе – парник эффекты”, – ди ул. Татарстанда мондый үзгәрешләр аеруча нык сизелә. Казанда соңгы 119 ел эчендә уртача температура 3,5 градустан 6 градуска кадәр арткан.
– Без чагыштырмача тыныч төбәктә яшибез. Якын-тирәбездә диңгезләр дә, биек таулар да юк. Шуңа күрә Төньяк Атлантикадан килүче җылы һава торышы безгә кыш көне генә тәэсир итә, – ди профессор. Белгечләр, тикшерү өчен, өч торак пунктны – Казан, Арча һәм Карамалы Тау (Яшел Үзән районы) авылын алган.
– Алар бер-берсеннән әллә ни ерак урнашмаса да, климатик үзгәрешләр сизелә. Казанда һава тизрәк җылына, чөнки монда зур биналар, заводлар, автомобильләр күп, – дип аңлата Юрий Переведенцев.
Галим әйтүенчә, глобаль җылынуның уңай якларын да күрергә мөмкин. – Яз – иртә, көз соңрак килә. Шулай ук ягу сезоны да иртәрәк төгәлләнә. Мондый һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен дә уңай. Шулай да мелиорация турында уйларга кирәк. Көннәр җылытса да, явым-төшемнәр аз, – ди ул.
Шулай да климаттагы әлеге үзгәрешләрнең яхшысыннан яманы күбрәк шул. Һава торышының әледән-әле үзгәреп торуы табигый бәла-казаларның санын 10-15 процентка кадәр арттыра. Соңгы елларда, чыннан да, давыллар, көчле яңгырлар, куркыныч яшеннәр, күз ачкысыз бураннар күбрәк күзәтелә башлады.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына таянып әйткәндә, июньнең икенче яртысында көннәр 30 градуска кадәр җылытачак. Эссе җәйне инде бу атна ахырында ук тоячакбыз. Июньдә температура нормадан 2,5 градуска югарырак булачак. Июльдә исә артык эссе көннәр күп булмаска охшап тора. Ә менә август 26 – 28 градус җылылыгы белән иркәләячәк.
Фото: соцсети Чыганак: Ватаным Татарстан № 19.06.2019