Глобаль җылыту: июль белән август нинди булачак?

-- irina

 Синоптиклар уздырган тикшерү нәтиҗәләре әллә ни куандырырлык түгел. Алар климатның глобаль җылынуын хәбәр итә. Белгечләр әйтүенчә, температура ел саен якынча бер градуска күтәрелеп бара икән.

– Бу бик күп, – ди КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, про­фессор Юрий Переведенцев. – Ул нәрсәне аңлата соң? Температура югарырак күтәрелгән саен, Арктика безгә якыная, ә җылы төньякка китә. Ә бу, үз чиратында, табигый бәла-каза­лар­ны арттыра.     Галим сүзләренә караганда, глобаль җылыну 1970 нче елларда башланган. “Аның төп сәбәбе – парник эффекты”, – ди ул. Татарстанда мондый үзгәрешләр аеруча нык сизелә. Казанда соңгы 119 ел эчендә уртача температура 3,5 градустан 6 градуска кадәр арткан.

– Без чагыштырмача тыныч төбәктә яшибез. Якын-тирәбездә диңгезләр дә, биек таулар да юк. Шуңа күрә Төньяк Атлантикадан ки­лүче җылы һава торышы безгә кыш көне генә тәэсир итә, – ди профессор.     Белгечләр, тикшерү өчен, өч торак пунктны – Казан, Арча һәм Карамалы Тау (Яшел Үзән районы) авылын алган.

– Алар бер-берсеннән әллә ни ерак урнашмаса да, климатик үзгәрешләр си­зе­лә. Казанда һава тизрәк җы­лына, чөнки монда зур биналар, заводлар, автомо­бильләр күп, – дип аңлата Юрий Переведенцев.

Галим әйтүенчә, глобаль җылынуның уңай якларын да күрергә мөмкин. – Яз – иртә, көз соңрак килә. Шулай ук ягу сезоны да иртәрәк төгәлләнә. Мондый һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен дә уңай. Шулай да мелиорация турында уйларга кирәк. Көннәр җы­лытса да, явым-төшем­нәр аз, – ди ул.

Шулай да климаттагы әлеге үзгәрешләрнең яхшысыннан яманы күбрәк шул. Һава торышының әледән-әле үзгәреп торуы табигый бәла-казаларның санын 10-15 процентка кадәр арттыра. Соңгы елларда, чыннан да, давыллар, көчле яңгыр­лар, куркыныч яшеннәр, күз ачкысыз бураннар күбрәк күзәтелә башлады.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына таянып әйткәндә, июньнең икенче яртысында көннәр 30 градуска кадәр җылы­тачак. Эссе җәйне инде бу атна ахырында ук тоячакбыз. Июньдә температура нормадан 2,5 градуска югарырак булачак.   Июльдә исә артык эссе көннәр күп булмаска охшап тора. Ә менә август 26 – 28 градус җылылыгы белән иркәләячәк.

Фото: соцсети

Чыганак: Ватаным Татарстан № 19.06.2019

Бәйле