Филүс Каһиров: «Күңелдән дә чүпләрне алып аткан сыман…» [видео]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров халкыбызның яраткан, бөек жырчысы Хәйдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланган концертта катнашып, иҗатташ дусты Руслан Сәйфетдинов белән чыгыш ясаган иде.

Бу көннәрдә инде ул Башкортстанга кайтып, бакчада эшли, чүп утый икән.  Җәйне ничек уздыруы хакында Филүс Каһиров видео төшергән. «Тәмле итеп җимешен ашыйсың килсә, үсемлеккә тәрбия күрсәтергә кирәк. Суын сибәргә, чүбен утарга…. Чүп утаганда күңел дә чистарып кала, күңелдән дә чүпләрне алып аткан сыман була», ди җырчы видеода.

 

 

 

 

 

 

Бәйле