Иртәгә Питрәчтә «сугышачаклар»?!

-- irina

22 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы П. М. Гаврилов истәлегенә һәм сугыш башлану көненә багышланган «Әлбәдән» хәрби уеннар» беренче бөтенроссия фестивале узачак. Әлбәдән – Советлар Берлеге Каһарманы Петр Гавриловның туган авылы.

Фестиваль төнге өчтә үк башлана һәм ул ике көн дәвам итәчәк. Проект авторы һәм җитәкчесе Наилә Таҗиева сүзләренчә, төп чаралар 22 июнь көнне була. Тантаналы чара сәгать унда Гавриловның тормышы, сугышта узган еллары һәм гомумән Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның батырлыгы турында сөйләгән пролог белән башлана. Фестиваль кунаклары тарихи реконструкция комплексын, аерым алганда Гаврилов саклаган Брест крепосте фрагментын күрә ала. Фрагмент крепость зурлыгында булачак. Ул бер тарихи бинадан калган элеккеге кирпечтән төзелде, диде Питрәч районы башкарма комитеты батырлыгы җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин. Киләсе елга исә Холм капкасы да төзелер дип планлаштырыла.

«Сугыш булачак җирдә» окоплар, блиндаж, медицина часте, штаб урнашачак, җиде төрле хәрби техника, шул исәптән ике пушка, немец бронетранспортеры һәм мотоцикл китереп куелачак. Килгән халык сугыларны күзәтеп кенә калмыйча, яшь сугышчы курсын да үтә ала, кыр кухнясында солдат боткасы белән сыйланачаклар. Шунда ук зур концерт программасы да планлаштырыла.

Күргәзмә ачылышында Татарстан, Ульяновск, Йошкар-Ола, Чебоксар, Киров, Түбән Новгородның хәрби-тарихи клублары катнаша. Фестиваль Татарстан Республикасы Милли музее һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән үткәрелә.

Фото: m.gazeta.ru
Чыганак: shahrikazan.ru/news

Бәйле