«Коточкыч! Милләтне шулай мәсхәрәләргә кемнең башына килде икән?» [Фото]

-- Alfia

// Tatar today //

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы үзенең инстаграм битендә үзенчәлекле татар кызлары сувенирлары фотосын урнаштыра. «Сезгә мондый сувенирлар ошыймы? Үзем күрмәдем, дуслар Кремльдә сатыла дип җибәрделәр,» — ди ул фото астындагы язмасында. 

Язылучылары да бу турыда үз фикерләрен язып калдыра: «Коточкыч! Милләтне шулай мәсхәрәләргә кемнең башына килде икән? Мондый зәвыксыз һәм халкыбызны ямьсез, әхлаксыз итеп күрсәтә торган сувенирлар бер җирдә дә сатылырга тиеш түгел бит!»

 

 

Фото pinterest.ru сайтыннан, мәгълүмат Римма Ратникованың инстаграм битеннән

Бәйле