Казанда 18 нче хастаханә территориясе ут эчендә кала

-- Alfia

Казанның Идел буе районында Имәнлек урамы, 35 йорт адресы буенча урнашкан 18 хастаханә территориясендә янгын чыккан. Анда стоматология бүлеге. Медицина учреждениесе территориясенең койма янындагы бер өлеше 3 метрлы ут эчендә калган. Якында гына мәктәп һәм балалар бакчасы, йортлар урнашкан. Әлеге урында янгын сүндерүчеләр эшли.

 

Мәгълүмат һәм фото kazanfirst.ru

 

Бәйле