«Пойдем, пообщаемся?» — Бишкәктә Ришат Төхвәтуллинга урамда бәйләнәләр, шунда булган кеше яза

-- Alfia

// Tatar today //

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин төркемендә хезмәт куючы Сөмбелә Вәлиәхмәтова инстаграм битендә Бишкәк шәһәре турында үзенең уй-фикерләре белән бүлешә. Шулай ук Ришатның  да нинди хәлгә юлыгуын сөйләп үтә.

«Бишкәк шәһәре таң калдырды дип әйтә алмыйм… Ни дисәң дә, шәһәр баласы түгел инде мин,» – дип сүзен башлый Сөмбелә. Андагы базарның да безнекеннән бары бәясе очсызрак булу белән генә аерылып торуын әйтә ул. Беркайчан да Һиндстанда булганы булмаса да, шәһәрдә йөргәндә, Сөмбелә үзен бераз гына Һиндстанда кебегрәк хис иткән икән.

«Әле бер кызык хәл дә булды. Кич, концерттан соң, Ришат безне озата килгән егетнең машинасына утырып «газовать» итеп караган иде. Шундук ниндидер пеләш амбал җикеренеп килмәсенме: «Зачем газуешь, нельзя газовать, права есть, пойдем, пообщаемся?» — дип. Мин аны шундагы авторитет дип торам, хәзер була монда аңлашулар, дип котым очты. Үзе белән таныштыру-нитү юк, сөзәргә килгән үгез шикелле. Дәүләт хезмәтендә булган кешеләр үзләрен шулай тотарга тиеш түгел кебек,» — дип яза Сөмбелә.

Аларның Татарстаннан килгән кунаклар икәнлекләрен җирле егетләр аңлатып биргән милиция хезмәткеренә. Ришат та барып, әгәр нидер дөрес эшләмәгән булсам, гафу итегез дип, гафу үтенеп килгән. «Аллага шөкер, бар да яхшы төгәлләнде!» – дип әлеге хәл турында сүзен тәмамлый Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

 

Мәгълүмат Сөмбелә Вәлиәхмәтованың инстаграм битеннән

Бәйле