Яшел Үзәндә утраудан 11 кешене коткаралар

-- Alfia

Татарстанның Яшел Үзән районында Качели утравыннан 5 бала һәм 6 олы кешене коткарганнар. Танышлары берничә гаиләне Васильево бистәсе янындагы утрауга алып килгән һәм аларны алып кайтудан баш тарткан.

Биш бала һәм алты олы кешене Качели утравыннан коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Яшел Үзән районы кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе баш дәүләт инспекторы Сергей Евсеев хәбәр иткән.

«Кичә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына Васильево бистәсе янындагы утрауда 11 кеше калганлыгы турында хәбәр килде. Аларның бишесе бала, алтысы олы кеше. Гариза бирүче хәбәр иткәнчә, танышы барысын да көймәдә утрауга алып килгән, әмма кире алып кайтмаган», – дип сөйләде Евсеев.

Урынга кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре килгән, алар утрауда калган кешеләрне ярга алып чыкканнар. Алар килгән вакытта ике өлкән кеше санкцияләнмәгән урында су коена торган булган, шуның өчен Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районының иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре аларга административ материаллар җыйган.

Сергей Евсеев аңлатканча, ата-ананың икесе дә, моның өчен җайландырылмаган урында су коенып, балаларын куркыныч астына куйганнар, шулай ук кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең эшләрен тоткарлаганнар. Хокук бозулар турындагы материалларны алга таба тикшерү өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырачаклар.

 

Мәгълүмат Татар-информ сайтыннан

Бәйле