Барып җитү шушымы? Әби утын ягыр өчен 80 меңлек кредит ала һәм башлана хәлләр…

-- Alina

Вологод өлкәсендә яшәүче карчык кышны ничек исән-имин яшәп чыгарга икән дип баш вата. Вячеславова Валентина Александр кызы  шуңа  утын өчен кредит ала. Авырлык белән бер ел ул аны 9 меңлек пенсияеннән түләп бара.

«Утынга пенсия генә җитми. Шуңа күрә кредит алырга булдым, утын калмаган иде. Мин 80 мең алдым»дип, искә ала карчык.

Валентина ханым кызы һәм оныгы белән яши.

«Бернинди уңайлыклар да юк. Аларны без үзебез ясыйбыз. Суны коедан алам» дип, елмаеп сөйли ул.

Аларның йортларында 3 мич ягалар. Әмма стеналардагы тишекләр аркасында, өйдәге температура 17 градустан югарырак күтәрелми икән.

«Йорт инде искергән, җылы тәрәзәдән дә чыга. Нигез эчергән, шуңа да өйдә җылы тормый. Тишекләрне томалыйбыз, әмма барыбер җылылык юк», — ди ул.

Валентина Александровна яшәгән авылга газ кергән. Якында гына өч этажлы йөртлар күренеп тора. Түрәләр бу гаиләгә инде башка җиргә күчеп китәргә тәкъдим иткән булган. Әмма пенсионерка “фатирлар юк, кая күчерергә телиләрдер” дип кенә җавап кайтара. “Булса да әнә күпме түләргә кирәк бит. Безгә андый акча каян килсен? Һәр ай саен шуның хәтле түли башласаң, шул утынга киткән акча кебек үк булачак. Андый очракта мин мич өстендә генә ятам инде”, — дип, көлә карчык.

Җирле телевидениедә Валентина әби турында репортаж күрсәткәннән соң, шактый кеше аңа ярдәмгә ашыккан. Әбигә берничә машина утын төяп алып килгәннәр, кредитын да ябырга  акчалата ярдәм иткәннәр.

Шуннан соң түрәләр тагын игътибарын Валентина әбигә юнәлткәннәр. Әбигә йортын рәтләргә сүз биргәннәр. Шулай ук фатир алырга чиратка да бастыру турында әйткәннәр.

 

 

Мәгълүмат социаль челтәрләрдән

 

Бәйле