Альберт Нурминскийны егетләр тыңлый? Элвин Грейны кызлар? Нурминский турысын әйтә

-- Alfia

Азатлык хәбәрчеләре автор-башкаручы (рэпер) Альберт Нурминский белән Казанда очрашып, татарча нигә аз җырлавы, Элвин Грей белән дуслыгы, соңгы яңалыклары турында сөйләшкән. Әлеге әңгәмәдә яңгыраган сорау-җавапларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

– Татар рэперы булып саналсаң да, татарча бик аз башкарасың. Сәбәбе нидә?

– Чөнки русча җырлар хәзерге көндә актуальрәк. Аларны халык күбрәк тыңлый. Мин татарчаны ташладым дип әйтмим, ул булачак. Тагын да зуррак масштаблар алгач, татар егете булуымны әйтәчәкмен һәм татарча берничә җыр башкарачакмын.

Репертуарыгызда ничә процент татар җырлары һәм ничә процент русча җырлар?

– Хәзер минем татарча җырларым якынча 1-3 процент тәшкил итә. Шуңа да карамастан, мин кайда гына булсам да, бөтен җирдә татарча ике иң әйбәт җырымны башкарам.

Яңа гына Элвин Грей белән бергә башкарган «Сине сагынам» җырыгыз дөньяга чыкты, ничек популяр эстрада җырчысы белән дуэт җырларга булдыгыз?

– Без аның белән дуслар. Кунакта чәй эчеп утырганда сөйләшеп киттек тә инде, 12 ел элек язылган җырым бар, шуны җырлыйк әле, диде Радик. Мин каршы килмәдем. Менә килеп тә чыкты. Бу сөйләшү Радикның туган көне алдыннан (17 май) булды. Май азагында «Пирамида» залында аның туган көн тамашасында бергә бу җырны башкарып күп тыңлаучыларыбызны шатландырдык.

Ничек сиңа Элвин Грей, җырлавы ошыймы?

– Ул – молодец. Минем стильдә булмаса да кеше килә, кеше тыңлый, аларга ошый. Радикның (Элвин Грей) тыңлаучыларны башка, анда минем аудитория түгел.

– Сезнең аудитория –​ кемнәр? Ничә яшьтәгеләр?

– Минем тыңлаучыларым – күбесе егетләр, яшүсмерләр. Тематикам – «пацанский».

Кызлар да тыңлый дип белә идек…

– Әйе, алар да тыңлый. Концертта да җырларымны беләләр. Әмма мин бик үк килешеп бетмимдер кебек алар өчен. Әмма күрәсез, аларга да ошый.

Казанда Элвин Грей кебек берничә көн «Пирамида» залында концертыгызны оештырыр идегезме?

– Әйе, Алла бирсә, барысы да алда дип уйлыйм.

Димәк теләк бар?

– Әйе, әлбәттә. Ә ник булмасын ди? Менә 1 мартта Казанның Люксор төнге клубында чыгыш ясадым, анда кеше сыймады. 900дән артык кеше булды. Чират урамның теге ягыннан ук башланган иде.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгы сайтыннан

 

Бәйле