Татарстан башкаласында юлда яткан Казан кешесен трамвай бәрдергән. Вакыйга кичә, 24 июнь, 12: 25 сәгатьтә Айдаров урамы, 79 нчы йорт янында була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлегендә хәбәр иттеләр.
Юлда яткан 52 яшьлек ир-атның исерек булуы ачыкланган. 46 яшьлек хатын-кыз идарә иткән трамвайның бәреп китүе нәтиҗәсендә, ул сул аягының балтырыннан травматик ампутация алган.
Мәгълүмат һәм фото kazanfirst.ru сайтыннан