«Уйдите отсюда к чертовой матери!» – фельдшер инсульт кичергән кешегә нигә ярдәм күрсәтмәгән? [видео]

-- irina

Кичә кич, 24 июнь  Уфа районының Булгаково авылында чәчләр үрә торырлык хәл була. Ашыгыч ярдәм фельдшеры инсульт өянәге кичергән авыруга ярдәм итүдән баш тарта. Видеоязма социаль челтәрләргә чыкты. Вакыйга җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу тудырды.
Узгынчылар урамда үзен кисәк кенә начар хис иткән иргә ашыгыч ярдәм чакырта. Кешеләр медикларны көткән арада янәшәдә үтеп баручы ашыгыч ярдәм автомобилен туктаталар. Ләкин фельдшер авыруга ярдәм күрсәтүдән баш тарта. Ул үзен бик дорфа тота.
«Минем ярдәм итәргә хакым юк! Мин табиб түгел, бары тик фельдшер гына. Идите отсюда к чертовой матери!» — дип кычкыра медик ханым мобиль телефон камерасыннан яшеренгәндәй итеп.
Инсульт өянәге кичергән авыру фельдшердан ярдәм көтеп ала алмый кала. Берникадәр вакыттан соң, чакырткан ашыгыч ярдәм килеп, иркәйне дәваханәгә алып китә.
Менә шулай, җәмәгать. Ак халат кигән һәр медикка өметләнү кирәкмәс. Гәрчә алар Гиппократ антын бирсәләр дә..

Фото: life.ru

Чыганак: life.ru

Бәйле