Казанда трамвай юлда ятучы ир-атны бәрдергән

-- Alfia

Татарстан башкаласында юлда яткан Казан кешесен трамвай бәрдергән. Вакыйга кичә, 24 июнь, 12: 25 сәгатьтә Айдаров урамы, 79 нчы йорт янында була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлегендә хәбәр иттеләр.

Юлда яткан 52 яшьлек ир-атның исерек булуы ачыкланган. 46 яшьлек хатын-кыз идарә иткән трамвайның бәреп китүе  нәтиҗәсендә, ул сул аягының балтырыннан травматик ампутация алган.

 

Мәгълүмат һәм фото kazanfirst.ru сайтыннан

 

 

Бәйле