“Әтием, үлмә!” – Сергей Кузнецов Шереметьеводагы авиаһәлакәт вакытында ничек исән калуын сөйли

-- Alfia

Шереметьеводагы авиаһәлакәт вакытында исән калучы Сергей Кузнецов бу хәлнең ничек булганын сөйли.

Ул көнне Сергей үзенең дусты Александр белән балык тотарга Мурманскка оча торган була. Ләкин очкычны кире һава аланына җибәрәләр. Сергей очкыч җиргә утыргач, шатланырга да өлгерми, ул янәдән өскә күтәрелә. Шулвакытта Сергей һәлакәтнең котылгысыз икәнен аңлый. Очкыч яна башлый, эченә төтен керә. Сергей үзенең һәлак булган дустына моннан тизрәк чыгарга кирәклеген әйтә. Ә ул аны: “Барысы да яхшы булыр, очкыч җиргә утырыр, һәм без өстәмә чыгу юлыннан чыгарбыз,” – дип тынычландыра. 15 нче рәттән соң утырган кешеләр, Сергейдан кала, берсе дә исән калмый.

Кешеләр кычкыра башлый, шау-шу башлана, очкычтан оешкан рәвештә, тәртип белән чыгу мөмкинлеге турында әйтеп булмый.

“Күземә кояш нурлары белән яктыртылган яшел болын күренде. Минем 3 балам бар. 9 яшьлек кызымны күрәм, чәчләре ак төстә, ак күлмәктән. Ул миңа: “Әтием, үлмә!” – дип кычкыра. Үзем белән нәрсә булганын белмим, ләкин мин үземдә чиксез көч барлыгын сиздем. Үлемнең янәшәдә генә булуын һәм нинди юл белән булса да, исән калырга кирәклеген аңладым. Мин тирән итеп сулыш алдым да, ут әйләндереп алган яктагы буш утыргычлар буенча шуыштым. Мин шуңа гына өметләндем, кеше башлары аркылы барып булмый.” Ул вакытта кешеләр торып басып, чыгу юлына таба тезелешкән булалар.

Шулай итеп, ул очкычтан чыга, йөгерә башлый, аңын югалтмый. Очкычка кире борылып караганда, кешеләрнең аннан исән чыгу мөмкинлеге булмавын аңлый Сергей.

 

Мәглүмат инстаграмнан

Бәйле