Татарстанда чәчәкләр янында фотога төшергә теләгән хатынны машина бәрдергән

-- Alfia

Татарстанның Лаеш районында алдагы көнне 48 яшьлек хатынны бәрдергәннәр, ул, шаһитлар сүзләренчә, кыр янында чәчәкләр белән фотога төшергә булган. Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 14 нче модель «Лада» машинасының 20 яшьлек йөртүчесе югары тизлектә килеп, җәяүлеләр юлы зонасыннан читтә юл аркылы чыккан хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче урында ук җан биргән.

-Яшь кызны түгел, ә олы яшьтәге хатын — кызны бәрдерделәр һәм, күрәсең, оныгы булгандыр, бик каты елады. Ул таксида Болгардан кайтып килә торган була һәм фотога төшер өчен, машинаны туктатырга сорый, — дип хәбәр итте шаһит.

 

 

Мәгълүмат prokazan.ru сайтыннан

Бәйле