Җырчы Иркә: “Сер бирмисең инде, елмайган буласың”

-- Alfia

// Tatar today //

Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең инстаграм битендә яшүсмер вакыттагы хатирәләрен сөйләүне дәвам итә.

Җырчы Иркә бу юлы да үзе белән булган кызыклы хәлне сөйли. “Миңа 10 яшьләр чамасы… Безнең авылда бәйрәмнәр еш булмый иде, тик үткән бер бәйрәм истә калырлык кызык үтә иде. Яңа елны, Сабантуйны, Гает бәйрәмен көтеп ала идем. Туган көн ише бәйрәмнәр эләкми иде, иртә таңнан шатырдатып колактактан тарталар һәм аркадан кагалар. Гаиләдә 6 кеше без. Һәрберсе 10 тапкыр тарта колактан, барысы 50 була. Ел саен авырта, тик сер бирмисең инде, елмайган буласың,” – дип сүзен башлый Иркә.

Җырчының тагын бер зур бәйрәм булып күңелендә уелып калган бер чара бар икән. Ул да булса мал сую. “Нигәдер әти көтә иде бу көнне, кар төшүгә, балалар, 40 көннәрдән үгезне чалабыз, дия иде. Бу сүзне әйткәндә аның йөзендә горурлык, әз генә масаю, шул ук вакытта зур бәхет чалымнары күренә иде. Менә бу көн килеп җитә… Мәктәпкә барыш юк, терлек суябыз бит, — дип искә төшерә бу көнне Иркә.

Шуннан әнисе аш куеп җибәрә, ике мичне дә ягып, бәлешкә камыр баса торган булган. Эш беткәч, күрше абыйлары өйләренә таралгач, Иркә әнисе белән эчәк юган. “Эчәк кулдан шуып төшкән саен, әни маңгайга кашык белән берне менеп төшә. Ә тутырма шәп була иде,” – дип сүзен тәмамлый җырчы.

 

 

Фото һәм мәгълүмат Иркәнең инстаграм битеннән

Бәйле