Гөлназ Асаеваның әнисе кызының зур яңалыгы белән уртаклаша

-- Alfia

// Tatar today //

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Асаева дипломлы булды. Бу хакта аның әнисе Лилия Биктимирова үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

Гөлназ Асаевага тантаналы рәвештә дипломын тапшырганнар. Әлеге тантанада аның гаиләсе һәм якын дуслары да катнашкан. Лилия Биктимирова кызының Уфа Сәнгать Училищесын уңышлы тәмамлавына чын күңелдән сөенә, аңа иң изге теләкләрен юллый һәм Гөлназның яраткан укытучысы — Сәгыйтова Фәрзәнә Фәткулла кызына олы рәхмәтләрен җиткерә. Без дә бу теләкләргә кушылабыз һәм Гөлназның киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз!

 

 

Мәгълүмат Лилия Биктимированың инстаграм битеннән

 

Бәйле