«Болгар радиосы» коллективы Илфар Кәримовның шәхси тормышындагы зур яңалыгын хәбәр итә [Фото]

-- Alfia

// Tatar today //

«Болгар радиосы» хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә Илфар Кәримовның шәхси тормышындагы зур яңалык белән уртаклаша.

«Бүген «Болгар радиосы»нда зур бәйрәм! Радионың баш мөхәррире, продюсеры, Саба егете Илфар Кәримов белән радионың реклама бүлеге менеджеры, күз явын алырлык чибәр коллегабыз, Балык Бистәсе кызы Гөлинә Габдрахманованың никахы!
Илфар, Гөлинә! Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да матуррак, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен!» — дип яза «Болгар радиосы» коллективы.

 

Мәгълүмат "Болгар радиосы" инстаграм битеннән

Бәйле