Иркутск өлкәсендә куркыныч су басулар нәтиҗәсендә кешеләр психологик ярдәмгә мохтаҗ

-- Alfia

Россия МЧС психологлары кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларында  аерым-аерым һәм берничә кешегә  психологик ярдәм күрсәтәләр. Гадәттән тыш хәл вакытындагы эшкә Иркутск өлкәсе буенча Россия МЧС Баш идарәсе һәм Россиянең гадәтттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү бердәм системасы психологлары җәлеп ителгән. Ашыгыч психологик ярдәм 8 очракта күрсәтелгән.

Иркутск өлкәсе буенча Россия МЧС Баш идарәсе базасында 8-3952-3999 кайнар линия телефоны эшли башлаган. Гражданнар тәүлек әйләнәсе су басу очраклары һәм бу вакытта кабул ителә торган чаралар турында теләсә нинди мәгълүмат, шулай ук психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Барлыгы  767 мөрәҗәгать теркәлгән.

Моннан тыш, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Тулунның су баскан территориясеннән халыкны эвакуацияләү эшләрен алып бара.

Соңгы 2 сәгать эчендә Ия, Уда, Бирюса елгаларының югары агымнарында су дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Зыян күргән халыкның исемлеге  төзелә һәм зыян күргән районнарга матди ярдәм күрсәтелә.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен ликвидацияләү бөтен яклап тәэмин ителә.

 

 

Мәгълүмат МЧС России инстаграм битеннән

 

Бәйле