«Мондый бизәлеш якынча 450 меңгә төшә…»: Винарис Ильегет нинди тамаша әзерли?

-- Гузель

//Tatar today//

Җәй айларында Винарис Ильегет “Йолдызлы хит-парад”тан тыш, үзенең сольный концертын оештыру өстендә дә эшли икән. Моңа ул ничек батырчылык иткән?  Ни өчен УНИКСны сайлаган? Кемнәр катнашачак? Бу хакта тулырак белешер өчен, җырчы белән элемтәгә кердек.

Винарис, сольный концерт оештыруга ничек батырчылык иттегез? Бу концертны кайчан планлаштыра башлаган идегез?

– Бу идея күптәннән бар иде, гаилә сәбәпләре аркасында, узган елны оештыра алмадым. Концерт куюымны сорап, бик күпләр яза, шалтыраталар. Шуңа күрә, быел әниемнең туган көне көнне, 11 октябрьдә, уздырырга булдым.

Дөресен әйткәндә, әнинең сәламәтлегендә авырлыклар булса да, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, шуңа күрә, безнең программа да юморга корылачак. Ә безнең тормышта юмор, кызык хәлләр бик күп булды, без боларның барысын да концертта кулланачакбыз.

Нигә УНИКСны сайладыгыз? Концерт ничек баетылачык? Сәхнәне ничек бизәргә җыенасыз?

– УНИКС – мең кеше сыйдыра ала торган бик яхшы, зур мәйдан. Сәхнәбезнең күп өлешен экраннар алып торачак. Дөресен әйткәндә, мондый бизәлеш кыйммәткә төшә (якынча 450 мең), шуңа күрә, югары дәрәҗәдәге тавыш, ут, лазер тамашасы, фейерверк белән  грандиоз шоу-программа әзерлибез. Баянга, оркестрга кушылып җырлаячакмын, хит булырга өлгергән һәм эстрада җырларымның яңалары яңгыраячак. Концерт видеога да төшереләчәк, DVD диск та чыгарырырга планлашытрабыз.

Концертта кемнәр катнаша? Беренче зур концертыгыз бугай, ялгышмасам, борчыласызмы?

– Әлбәттә бик дулкынланам, борчылам. Әйе, бу минем беренче зур концертым, монда Хәмдүнә апа Тимергалиева, Ләйсән Мәхмүтова, Гүзәл Асылбаева катнашачак. Көчле тавышлы, уңай энергетикалы бу җырчылар тере тавышка җырлаячак. Программа безнең җырчыларга яраклаштырып төзеләчәк, бию ансамбле дә булачак, алып бара – Фаил Баязитов. Тамашачыларга да бик ошар дип уйлыйм.

 

 

 

 

 

 

Бәйле