Гүзәл Уразова: «15 ел элек булган хәлләр кичәгедәй хәтердә»

-- Alfia

// Tatar today //

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграм битендә үзенең хатирәләре белән уртаклаша һәм кызы Элларины туган көне белән котлый.

«Төгәл 15 ел элек мин тормышның асылын, бәхетнең нәрсә икәнен аңладым.
Көндезге дүртенче яртыда кызым Эллари туды. Мине хәл җыйсын дип, үземне генә калдырдылар, ә баланы алып киттеләр. Ә минем күрәсем килә! «Алып килегез, күрсәтегез әле», — дип сорыйм. Табиблар: «Карамасаң да була, ул 100% Илдарга охшаган», — диделәр. Һәм ул, чынлап та, туганнан бирле әтисенә охшаган.
Илдарны шалтыратып котладым, ул сөенеченнән ни эшләргә белми. «Нәрсә алып килим», — ди. Нык итеп ашыйсы килгән иде. Ул шунда үзе пешереп, бер мис аш алып килде. Һәм ул — тормышымда ашап караган иң тәмле аш иде.
Балалар табу йортында озак ятмадык, 3 көн дигәндә чыгардылар һәм без поезд белән Бардага кайтып киттек. Баланы 40 көн тулганчы мунча кертсәң, ул нык булып үсә дигән йола бар безнең якларда. Әни, әби белән бергәләп көн саен мунча керттек. 15 ел элек булган хәлләр кичәгедәй хәтердә…» — дип яза Гүзәл Уразова һәм кызын 15 яшь тулган көне белән котлап, иң изге теләкләрен юллый.

 

Мәгълүмат Гүзәл Уразованың инстаграм битеннән

Бәйле