Штрафстоянка капкасын бәреп чыгып киткән ир-атны нәрсә көтә?

-- irina

Авария урыныннан качып киткән өчен аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр, яки 15 тәүлеккә сак астына алачаклар.

Казанда бер ир-ат, үз автомобилен алу өчен, штрафстоянка капкасын бәреп чыгып киткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлнең нечкәлекләре хакында хәбәр иттеләр.

«Гадәттән тыш хәл 10 июньдә булган. 7нче модель «Жигули» автомобилен идарә итүче Лаеш районында яшәүче 48 яшьлек ир-ат Нариманов урамындагы стоянкадан үз машинасын шундый юл белән алырга уйлаган», — дип белдерде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова.

Ир-ат үз машинасына утырып, штрафстоянка капкасын бәреп чыккан һәм юл һәлакәте урыныннан качып киткән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене ачыклап, өч көннән соң аны административ җаваплылыкка тарткан. Кагыйдә бозган өчен, ир-атны 1,5 мең сумга штрафка тартканнар. Авария урыныннан качып киткән өчен аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр, яки 15 тәүлеккә сак астына алачаклар.

Якын көннәрдә суд тиешле карар чыгарачак.

Фото:  Татар-Информ

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле