Сочида очучы тәлинкә күрәләр

-- irina

2 июль — НЛО көне яки уфологлар бәйрәме. Бу көн акыл белән аңлатып булмый торган сәер, гаҗәп күренешләрне өйрәнүчеләргә багышлана.

Нәкъ шушы көнне имештер ки, 1947 елда Американың Розуэлл шәһәре янындагы чүллеккә билгесез очучы объект килеп төшкән. АКШның махсус хезмәтләре бу һәлакәткә бәйле бөтен мәгълүматны җиде йозак астына бикләп куйганлыктан, моны берәү дә төгәл генә дәллили дә, инкарь итә дә алмый. Әмма ничек кенә булмасын, нәкъ әлеге очрак уфология фәненең үсешенә этәргеч биргән дә инде. Дөрес, галимнәр әле булса уфологияне рәсми рәвештә фән дип танымый. Тик шулай да күп илләрдә зур тикшерү үзәкләре бар. Символик рәвештә уфология ике өлешкә бүленә: берәүләр Җирдән тыш та тормыш барлыгына дәлил эзли, икенчеләр гадәттә тыш хәлләргә логик аңлатма табарга һәм шуның белән фәнни дөнья чикләрен киңәйтергә хыяллана.

Безнең илдә билгесез очучы тәлинкәләрне Сочи шәһәрендә күрергә була икән. Биредә яшәүчеләр бик еш сәер феномен белән очраша ди: күктә билгесез объект барлыкка килә дә, тавышсыз гына бик зур тизлектә диңгезгә таба очып китә һәм суга төшеп кинәт юкка чыга. Моннан тыш, гуманоидлар Бытха тавы янында пәйда булучан, икән. Галимнәр анда ике дөнья арасындагы портал урнашкан дип фаразлый.
Туристларны җәлеп итәр өчен НЛО гына күреп калсалар ярый инде, утырып йөреп тә кайтырлар әле…
Әнә очучы тәлинкә төшкәнлегенә төгәл генә бер дәлил булмаса да, Американың Розуэлл шәһәренә 2 июль көнне ел саен 200 мең кеше килә ди. “НЛО индустриясе” шәһәр икътисадына 5,2 миллион долларлык керем китерә.

Фото: соцсети

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле