Су басу сәбәпле дистәдән артык кеше үлгән

-- irina

 Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев Русия лидеры Владимир Путинга, Иркутск өлкәсендәге су басулар аркасында кешеләр вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
“Казахстан халкы һәм шәхсән үземнең исемнән вафат булучыларның туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашуыбызны тапшыруыгызны үтенәбез”, — диелә анда.
Иркутск өлкәсендә көчле яңгырлар 25 июньдә башланган иде һәм шуннан алып төбәктә су басулар күзәтелә. Елгаларда су күтәрелү сәбәпле 83 торак пунктын су баскан. 1 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, 55 торак пунктында 9809 кеше яшәгән 3296 йортка зыян килгән.
Су басу нәтиҗәсендә әлегә билгеле мәгълүматлар буенча 16 кеше үлгән, берничә кеше хәбәрсез югалган.

Фото һәм мәгълүмат РИА Новости сайтыннан алынды

 

Бәйле