Казанда велосипедчыны машина бәрдерә

-- Alfia

Казанда, цирк янында, внедорожник велосипедчыны бәрдергән. Шаһитлар әлеге һәлакәт видеоязмасын социаль челтәрләрдә урнаштырганнар.

Шаһитлар сүзләренә караганда, һәлакәт Кремль яр буе урамында булган. Кадрларда җәяүлеләр кичүендә велосипедның ничек ятуы күренә. Ике тәгәрмәчле транспорт чарасының йөртүчесе күренми. «Аварийкада» кара внедорожник тора.

Юл-транспорт һәлакәтен җентекләп дәүләт автоинспекторлары тикшерә.

 

 

Мәгълүмат kazan.aif.ru сайтыннан

Бәйле