Казанда мәктәп укучысы берничә ай дәвамында үзен пычак белән җәрәхәтли

-- Alfia

Казанда бер мәктәпнең 15 яшьлек укучысы берничә ай дәвамында пычак белән  үзенең тәнен җәрәхәтли, бу факт буенча җинаять эше кузгатыла.

Укучы кыз быелның гыйнварыннан май аена кадәр Краснокококшайская урамындагы үзләренең фатирында үзенә тән җәрәхәтләре сала.

— Ниндидер мизгелдә бу ачыклана, кызны Бехтерев исемендәге психиатрия хастаханәсенә җибәрәләр. 28 июньдә әлеге факт буенча «үз-үзеңә кул салу» маддәсе буенча эш кузгатылды, — дип хәбәр иткәннәр.

Хәзерге вакытта шикләнелүчеләрне эзләү эше алып барыла.

 

Мәгълүмат prokazan.ru сайтыннан

Бәйле