Луизага охшаш кешене тапканнар дигән фараз бар

-- irina

Үзе эшләгән банктан 23 миллион алып югалган Луиза турында сүзләр хаман тынмый.
Хәйруллиннарның якыннарыннан ДНК анализлары алулары Луизаның әтисенең күңеленә тагын да шом сала. Тапканнармы, үле гәүдәләре килеп чыкканмы – ачык кына аңлатучы булмаган. Чынлыкта исә, криминалистлар бу фаразны да кире какмый.
Югалган кешеләрнең туганнарыннан ДНК анализы алу – гадәти практика. Кайвакыт бик күптән вафат булган кешеләрнең гәүдәләре табыла яки ерткыч хайваннар корбаны булучылар очрый. Аларны, гадәттә, танырлык булмый. Шундый очракта, алдан алынган ДНК анализлары белән чагыштырып карап, фәлән кешеме-юкмы икәнлгеген тиз ачыклап була.
ДНК анализы алуның тагын бер сәбәбе – розыск игълан ителгән кешеләргә охшашларның табылуы. Кулга алынган кешенең документы булмаса, исемен әйтмәсә, тиз арада кемлеген ачыклауда ДНК анализы ярдәмгә киләчәк.
Криминалистлар бу соңгы фаразга игътибарлырак карый: бәлки аларны исән килеш тапканнардыр да, кемлекләре тулысынча ачыкланганчыга кадәр әйтми торалардыр.

Фото: соцсети

Чыганак: ufa.kp.ru

Бәйле