«Шаян ТВ»га караш: «Миңа барыбер булса, җаным әрнемәс иде!»

-- Alfia

// Tatar today //

Чәчһәвәс – стилист  Илназ Кадыйров инстаграм битендә үзенең “Шаян ТВ” балалар каналына карата җитди фикерләрен язып калдыра. Күпләр Илназны “ТНВ” каналында чыгучы “Мин” тапшыруы аша танып беләләрдер.

«Үпкәләштән түгел! Тәнкыйтсез үсеш юк! Миңа барыбер булса, җаным әрнемәс иде! «Шаян» балалар каналына карата фикеремне инде күптән ак кәгазьга язасым килеп йөри. Чөнки бик зур өметләр баглап көттек бит. Аннан, искиткеч кызыклы, төрле төсләргә, мультфильмнарга, тапшыруларга бай канал булачак, дип вәгъдә дә биргәннәр иде. Әмма татар эшләгән эш, шул үзешчәннәр иҗатыннан әллә ни ерак китми икән инде ул. Аннан, барысын бер казанга салып болгату да, безнең яраткан шөгылебез. Ярар, баштарак хәлләр тагы да хөрти иде. Тәнкыйтьли торгач, алга таба кыймылдау барлыкка килә башлады кебек. Алайса, бер каналда 2 яшьлек бала белән 15 яшьлек яшүсмер ничек яши алсын ди? Һәркемнең үз кызыксынуы бит. Алай гына да түгел, бүген олысына да, кечесенә дә хәзер, шушы мизгелдә булсын. Берәү дә көтәргә теләми. Ике- өч сәгатьтән күрсәтеләчәк мультфильм яки тапшыру бу көннең таләпчән тамашачыларын канәгәтьләндерми. Шуңа, канал 1 яшьтән алып 6-7 яшькәчә булган сабыйларга яки инде яшүсмерләрне күздә тотып хезмәт итәргә тиеш. Бу кагыйдәләргә буйсынмасак, карау өчен башка урыс телле каналлар бар. Әлеге кимчелекләрне баш мөхәрриргә дә, социаль челтәрләрдә дә әйткәләдем. Бәлки файдасы да булгандыр? Мультфильмнарның саны чыннан да артты. Ләкин файдалы тапшырулар юк диярлек. Тавышландыруга, тәрҗемәләргә каршы сүз әйтәсем килми. Тырышлык күренә, ишетелә. Әмма, мульт персонажларын берүк кешеләрнең сөйләштерүе күңелне кыра. Яңалык, үсеш юк кебек. Әйтерсең лә, бу канал ниндидер бер гаиләнең бизнесы. Анда башкаларны кертмиләр. Чөнки, калын диварлы тар бүлмә эчтән йөз йозак белән бикләнгән. Мин менә шундый күренешләрне күзәтәм. Әгәр дә балаларыбызны татар телле шәхесләр итеп күрәсебез, тәрбиялисебез килә икән, әлбәттә, безгә киңрәк фикер йөртергә кирәк. Җимереп атыгыз ул тар бүлмәгезне. Дөнья киңлегендә балкырлык зур бина кирәк. Тәрәзәләрегез зур, бүлмә эче якты, төрле төсләргә манылган, хуш исле, ишекләрегез һәркемгә ачык булсын. Төрле яңалыкларны үз яныгызга алып иҗат итегез. Балалар бүген яратып караган мультфильмнарны, тапшыруларны тәрҗемә кылып күрсәтегез. Сезне бер, ике бала гына түгел, ә бөтен дөнья сабыйлары тамаша кыла дип уйлагыз,» — дип яза Илназ.

Шулай ук «Татармультфильм” студиясе төшергән мультфильмнарның сыйфатсыз булуы да күңеленә борчу сала аның. Татарча мультфильмнарны һәркем һәркайдан эзләп табырлык булуына, интернетта аларның киңрәк таралыш алуына игътибар итәргә куша ул һәм “Шаян ТВ” каналына халкыбызга бер үрнәк чыганагы булып, менә дигән татар уллары, кызлары тәрбияләргә язсын, дигән теләктә кала.

 

Фото ivona.bigmir.net сайтыннан, мәгълүмат Илназ Кадыйровның инстаграм битеннән

Бәйле