Луиза артыннан Мәскәүдә дә бер кассир 41 миллион сум акча урлап качкан

-- irina

Мәскәүдә дә бер кассир 41 миллион урлап качкан

Мәскәүдә бер эре оешманың генераль директоры 41 миллион сум акчасын АКШ долларларына алыштыру нияте белән банкка килә. Аны инкассация бүлеге хетмәткәрләре валюталар алыштыру пунктына озатып куялар. Кассир акчаны санап ала да, кирәкле сумма өчен долларлар бераз җитми, заказ бирдек, бераздан китерәчәкләр, дип клиентына коридорда көтеп торырга куша.

Ир ике сәгать чамасы көтеп утыра. Аны чакыручы булмагач, үзе кереп сорарга уйлый. Ләкин ишек эчке яктан бикләнгән була. Урам якка чыгып, бүлмәнең тәрәзәсенә караса — ул ачык, ә бүлмәдә берсе дә күренми. Кассир акчалар белән тәрәзәдән чыгып качкан.

Полиция хезмәткәрләре чакыртыла һәм җинаять эше кузгалтыла. Әлегә бур-кассир табылмаган.

Фото: Pixabay   

Чыганак: РИА Новости 

Бәйле